Балалар әти-әниләрен көтә!

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Татарстанда дистәләрчә балалар интернатларда, балалар йортларында яши. Кемнеңдер әти-әниләре юк, кемнеңдер бар, әмма алар үз балалары турында кайгыртмый. Төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар ярдәмчесез, яклаусыз калган. Болай булырга тиеш түгел, һәм без бергә моны үзгәртә алабыз.

Без һәр баланың гаиләдә тәрбияләнүен телибез. Моның өчен әти-әни кирәк булган балалар турында мәгълүмат урнаштырылган сайтлар булдырылган, алар даими рәвештә тулыландырыла: 

- mon.tatarstan.ru (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты);

- edu.tatar.ru/aviastroit/usynovitert ( Республика Уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге сайты);

- усыновите.рф (РФ Мәгариф министрлыгы сайты);

- usynovite.ru (АНО Социаль проектларны үстерү үзәге сайты);

- videopassport.ru (Уллыкка алучылар өчен гомумроссия эзләү системасы);

- changeonelife.ru («Измени одну жизнь»).

Баланы ничек гаиләгә алу турындагы бөтен мәгълүматны "Тәрбиягә бала алган әти-әниләр мәктәбе"ндә белергә мөмкин. 8 (843) 555-12-40 номеры буенча шалтыратыгыз! Беренче адым ясагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International