Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шушы көннәрдә төзелеп килүче Инженерлык мәктәбендә булды. 858 урынга иcәпләнгән әлеге белем йортына бүгенге көндә җиһаз сайлау буенча эшләр башкарыла.
Мәктәпнең уставын раслаганнан соң, якын арада тиешле карар кабул ителәчәк. Хәзер аның статусы билгеләнә. "Мәктәп балалар кабул итү буенча эшчәнлекне 15 июньнән 1 июльгә кадәр башкарачак, гаризалар кабул итүне оештыру көтелә. Өстенлек якын-тирәдәге микрорайоннарда яшәүче балаларга биреләчәк. 1 июльдән соң буш урыннар калган очракта шәһәрнең башка өлешләрендә яшәүче балаларга да гаризалар бирергә мөмкин булачак”, - диде Тимур Нагуманов. Гаризаның үрнәге белән мәгариф идарәсе сайтында танышырга мөмкин булачак. Бу мәсьәлә буенча белешмәләр өчен телефон: 45-24-17.