Алексеевск көллиятен тәмамлаучылар WorldSkills стандартлары буенча имтиханнар тапшырды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Узган атнада Алексеевск аграр көллияте базасында арадаш аттестация кысаларында WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханнар узды. Студентлар "Эшмәкәрлек" һәм "Пешекче эше" компетенцияләре буенча үз осталыкларын күрсәтте. Тәрбия эше буенча директор урынбасары Татьяна Шерстнева "Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча)" белгечлеге буенча имтихан сынаулары вакытында студентларның бизнес-план эшләүләре турында сөйләде. Ә пешекче студентлар кайнар ризык һәм десертлар әзерләүдә үзләренең профессиональләген күрсәтте.

Булачак белгечләрнең эшләрен экспертлар - Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләре педагоглары бәяләде. Күрсәтмә имтихан нәтиҗәләре буенча сертификатлар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International