11 июньдә Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгендә “Методик десант” кысаларында “Һөнәри стандартларны кертү шартларында өстәмә гомуми белем бирү программалары эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту” дигән темага вебинар узды. Вебинарда Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим, Нурлат, Сарман, Тукай, Ютазы районнарыннан, шулай ук Чаллы һәм Казаннан өстәмә белем бирү оешмалары методик бүлекләре мөдирләре катнашты. Вебинарда өстәмә гомуми белем бирү программаларын проектлау принциплары һәм алгоритмы, балаларга өстәмә белем бирү системасында һөнәри стандартлар кертү каралды.