Алабуга мәктәбе Казан федераль университетының бер өлеше булачак

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Алабуга шәһәренең 5нче мәктәп укучылары уникаль мөмкинлек алды. Алар гади гомуми белем бирү мәктәбенең генә түгел, ә университет мәктәбенең бер өлеше булачак. Бишенче мәктәп Казан федераль университетының Алабуга институты структурасына керде. 

Безнең шәһәрдә мондый тәҗрибәнең булганы юк иде әле, дип сөйләде КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон. Әлеге карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә КФУның Күзәтчелек советы тарафыннан кабул ителгән.

 «Университет мәктәбе»нең төп максаты — укучыларның белем сыйфатын гына түгел, ә укытучыларның һөнәри осталыгын да арттыру, шулай ук югары уку йорты студентларын «һөнәргә кертү».

«Бу бик кыю тәҗрибә. Сер түгел, әлеге мәктәпне тәмамлаучыларның белем сыйфаты күрсәткече районда иң югарылардан дип әйтеп булмый. Бу хәлне тамырдан үзгәртү бурычын куйдык. Моның өчен педагогик югары уку йортының барлык кадрлары һәм матди-техник ресурслары җәлеп ителәчәк», — диде Елена Мерзон.

Хәзер шактый катлаулы чор булуга карамастан, быел республика бишенче мәктәпнең капиталь ремонтын финанслау мөмкинлеген булдырды, бу, үз чиратында, проектның әһәмиятен аңлата, диде ул.

Аның сүзләренчә, әлеге максатларга республика казнасы 137 миллион сумга якын акча бүлеп биргән. Нәкъ менә хәзер бинаның фасады, интерьеры яңартыла. Капиталь ремонт белән беррәттән, уку йортының укыту һәм методик кабинетларын җиһазлау буенча да эш алып барыла.

 «Университет мәктәбе» гомуми белем бирү мәктәбе балаларын яңа казанышлар дәрәҗәсенә алып барачак. Эксперимент кысаларында «университет мәктәбе» укытучылары үз дәресләрен вузның уникаль лабораториясендә — цифрлы белем бирү студиясендә әзерләү мөмкинлеге алачак. Моннан тыш, дәресләрне алып баруга мәктәп укытучылары гына түгел, ә вуз студентлары да кушылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International