15 июньдә мәктәп укучылары өчен "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсының яңа тематик атнасы старт алды. "Табигатьне сакла!" дип аталган атналык "ВКонтакте" социаль челтәрендә узачак һәм экологиягә багышланачак.
Атна дәвамында укучыларны экология өлкәсендәге экспертлар һәм эковолонтерлар белән очрашулар, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау буенча акцияләр һәм челленджлар көтә. Өлкән сыйныф укучылары һәр көнне планетабызның биотөрлелеге, табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, альтернатив энергия чыганаклары һәм башка күп нәрсәләр турында мәгълүмат алачак. Атна буе чараларда иң актив катнашучы "Зур тәнәфес" конкурсантлары арасында Камчаткага һәм Байкал утравына сәяхәт уйнатылачак.