17 июньдә Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә «Россия мәгарифе» федераль порталында атна саен чыгып килүче «Белем бирү мохите» онлайн-программасы яңа чыгарылышының туры эфиры узачак. Бу атнаның темасы - «Көллиятләр һәм техникумнар: аларның популярлыгы артуның сәбәбе нәрсәдә?». Соңгы елларда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 40% ы көллиятләргә һәм техникумнарга керә. Фаразлар буенча, быел да шундый ук хәл көтелә.
Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укытуның көндезге формасына документлар кабул итү 25 августка кадәр, ә билгеле бер иҗади сәләтләр, физик, психологик сыйфатлар таләп итә торган белгечлекләр буенча - 15 августка кадәр озайтылды. Уку йортында буш урыннар калса, кабул итү 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«Белем бирү мохите» программасында катнашучылар көллияттә кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре, шулай ук һөнәри белем бирү системасын үстерү юллары турында фикер алышачак.