Мәктәпләрдә уку елы тәмамланды, әмма балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр эшен дәвам итә. Күпләр уңышлы рәвештә онлайнга күчте. Мәгариф министрлыгы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы әлеге түгәрәкләр буенча платформа-навигатор төзегән.
Платформада иң яхшы онлайн-курслар һәм әйдәп баручы вуз лабораторияләреннән, белем бирү платформаларыннан, онлайн-мәктәпләрдән һәм технологик компанияләрдән дәресләр җыелган. Бөтен контент җентекләп сайлап алынган һәм экспертлар тарафыннан тикшерелгән. Биредә беренче сыйныф укучысы да, чыгарылыш укучысы да күңелеңә хуш килгәнен сайлап ала алачак. Платформа-навигаторда төрле юнәлештәге, катлаулылыктагы, яшь категориясендәге түгәрәкләр урнаштырылган.