Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы студентларның мәктәпләрдә эшләү тәртибен әзерли, дип хәбәр итте Россия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк. Бу хакта ул педагогик вузларда волонтерлык эше нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә кысаларында белдерде.
"Без сезне мәктәптә көтәбез. Мәгариф оешмаларына бигрәк тә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә заманча белемнәре һәм компетенцияләре булган яшь педагоглар җитми. Яңа уку елы башыннан сез безнең мәгариф оешмаларын тулыландырырсыз һәм алар үсешенә җитди өлеш кертерсез дип өметләнәбез ", - диде Басюк.
Россия Президенты Владимир Путин июнь башында сессияне уңышлы тапшырган дүртенче һәм бишенче курс студентлары диплом алганчы ук мәктәпләрдә укытырга хокуклы дигән законга кул куйды. Мәктәпләрдә студентларга укытырга рөхсәт итүнең детальле регламентын өч профильле ведомство - Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Россия Хезмәт министрлыгы билгели.