Бөтен Россия буенча Хәтер һәм дан елының төп проектларының берсе булган "Хәтер уты" акциясе дәвам итә, аның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның һәркайсын искә төшерү. Акция Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә онлайн-форматта 22 июньгә кадәр уза.
Акцияне оештыручылары булып Хәтер һәм дан елы дирекциясе һәм "Буыннар хәтере" хәйрия фонды тора. Акция кысаларында һәр кеше деньпамяти.рф рәсми сайтында сугыш елларында һәлак булганнарны искә алу йөзеннән виртуаль шәм кабызырга һәм шул рәвешле гомуммилли хәтер һәм кайгы көненә (22 июнь) кушылырга мөмкин. "Хәтер уты"н кабызу мөмкинлеге социаль челтәрләрдә дә барлыкка киләчәк.