Мәгариф министрлыгы 2020 ел кагыйдәләре буенча тутырылган, әмма чыгарылыш укучыларына вакытыннан бераз иртәрәк бирелгән мәктәп аттестатларын дөрес дип тапты. Тиешле боерык имзаланды, Юстиция министрлыгында теркәлде һәм бастырып чыгарылды.
Исегезгә төшерәбез, министрлыкның "2020 елда гомуми һәм урта гомуми белем турында аттестатларны тутыру һәм бирү үзенчәлекләре турында" әмере 15 июньдә генә үз көченә керде. Әмма кайбер төбәкләр берничә көнгә ашыгып чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар инде тапшырган иде. Нәтиҗәдә, хокукый коллизия барлыкка килде: төрле дата күрсәтелү сәбәпле аттестатларның бер өлеше дөрес түгел булып чыкты.
Бу техник төзексезлекне бетерү өчен Мәгариф министрлыгы аерым боерык чыгарды. Аның буенча 15 июньгә кадәр бирелгән мәктәп аттестатлары законлы дип табылды.