Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ нәтиҗәләрен 15 августка кадәр бирергә планлаштыра. Бу хакта бүген ведомство җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев туры эфирда хәбәр итте.
«Өч ведомствоның һәм ректорлар советының уртак утырышы булды. Анда без аттестатлар бирү, имтихан үткәрү, шул исәптән БДИ нәтиҗәләрен эшкәртү белән бәйле барлык срокларны килештердек һәм синхронизацияләдек. Расписаниедә куелган даталар без нәтиҗәләрне 15 августка кадәр бирергә өлгерәбез дигән исәп белән билгеләнгән», — дип сөйләде Музаев.
Аның сүзләренчә, барлык югары уку йортлары да үз абитуриентларының БДИ нәтиҗәләрен алырга өлгерәчәк һәм ким дигәндә, ун көн дәвамында сайлап алу үткәреп, укырга керү турында приказ чыгара алачак.
«Монда борчылу юк. Предметка, барлык төбәкләрнең оперативлыгына карап, вакытны кысып, бер-ике көнгә нәтиҗәләрне алданрак бирер өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», — дип йомгак ясады Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы.
БДИның төп вакыты 29 һәм 30 июньдә сынау имтиханнарыннан башлана, аның барышында барлык имтихан процедуралары сыналачак. 3 июльдә үк чыгарылыш сыйныф укучылары география, әдәбият һәм информатика буенча имтихан тапшырачак.