Апрельдә Федераль педагогик үлчәүләр институты ресурсларында Бердәм дәүләт имтиханының һәр предметы буенча методик тәкъдимнәр урнаштырылган иде, дип хәбәр итте Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев. Бу хакта ул 2020 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру мәсьәләләре буенча кайнар линия барышында белдерде.
"Быел без моңарчы күрелмәгән адым ясадык: апрель аенда ФИПИ ресурсларында биремнәрне үтәгәндә еш очрый торган хаталар, анализлар, статистикадан торган һәр предмет буенча методик рекомендацияләр урнаштырылды. Инде беренче атнада ук аларны 2 миллион кеше караган иде", - диде Музаев.