Математика буенча олимпиадага җәйге әзерлек мәктәбенә укучылар кабул итү башланды

2020 елның 19 июне, җомга

Иннополис университеты мәктәбе 7-11 сыйныф укучылары өчен онлайн режимда 3-9 августта узачак. Сайлап алу биремнәрен иң тиз 100%ка үтәүче катнашучы, шулай ук математика буенча Innopolis Open 2020 олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары бушлай катнашу өчен сертификатлар алачак. Онлайн-дәресләр Иннополис Университетында урында узучы сменаларга максималь охшаган булачак: 4 сәгать дәвамында укучылар олимпиада биремнәрен чишәчәк, тикшерүләр үткәрәчәк һәм укытучылардан кире элемтә алачак.

Математика буенча олимпиадага җәйге әзерлек мәктәбендә катнашу өчен Stepikта беренчел сайлап алу узарга һәм 6 дәрәҗәдәге биремнәрне чишәргә кирәк. Сайлап алу сынаулары 20 июньдә башлана. Теркәлү 18 июльгә кадәр ачык: https://vk.cc/avVA6j.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International