Чистай үзәк район хастаханәсе микрорайонында 800 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше бара. Яңа мәгариф учреждениесенең әзерлеге 87 процент тәшкил итә.
Яңа мәктәп учреждениесе «Заманча мәктәп» проекты кысаларында «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелә.
Булачак өч катлы мәктәпнең гомуми мәйданы 11,5 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Комплекста шулай ук 550 кв. метр мәйданлы спорт залы төзелә.
Хәзер объектта фасадлар оештырыла, бизәкләү эшләре һәм тирә-юньдәге территорияләрне төзекләндерү эшләре алып барыла. Белгечләр агачлар һәм куаклар утырта, кече архитектура формаларын урнаштыра.
Мәктәпне 2020 елның августында файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
Мәгариф учреждениесендә спорт һәм актлар заллары, ашханә, башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен кабинетлар, китапханә, медпункт каралган. Якын-тирәдәге территориядә физкультура һәм ял итү зонасы булдырылачак.