Татарстанда 3 февральдән 30 майга кадәр "Экологик патруль" Бөтенроссия фәнни-белем бирү иҗтимагый-агарту проектын гамәлгә ашыру кысаларында республикакүләм укучылар командаларын конкурс буенча сайлап алу узды.
Конкурста Әгерҗе, Арча, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Тәтеш, Тукай, Ютазы, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 36 укытучы-остаз җитәкчелегендә барлыгы 158 укучы катнашты. Конкурс комиссиясе әгъзаларының эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча 22 проект җиңүче дип танылды.