“Глаголица” VII бәйсез әдәби премиясе игълан ителде. Халыкара бәйгедә 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар үз иҗади сәләтләрен сыный ала. Катнашу бушлай.
«Глаголица» бәйсез әдәби премиясе — Россиядә балалар һәм яшьләрнең әдәби иҗатын үстерүгә, туган телне һәм әдәбиятны, милли мәдәниятне популярлаштыруга юнәлдерелгән иң яхшы проектларның берсе.
Бүләк фонды:
* Жюри әгъзалары — Россия һәм Татарстанның күренекле язучылары белән мастер – классларда катнашу өчен әдәби сменага 100 юллама
* Катнашучыларның иң яхшы әсәрләре белән 100 альманах
* 30 электрон планшет
* 30 китап җыелмасы
* Гран-при ияләре өчен 6 «Бәллүр ябалак» сыны
Номинацияләр:
• 10 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге категориядә татар телендә шигырь.
• 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге категориядә татар телендә шигырь.
• 10 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге категориядә татар телендә проза.
• 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге категориядә татар телендә проза.
• Татар, француз, инглиз һәм алман телләреннән рус теленә тәрҗемәләр (тәрҗемә белән бергә әсәрләрнең төп нөсхәләре кабул ителә) — 14-17 яшьлекләр категориясендә.
Башка номинацияләр белән сайтта танышырга мөмкин www.glagolitsa-rt.ru
Конкурска элек беркайда да басылмаган, үзләре иҗат иткән әсәрләр кабул ителә. Бер автор татар яки рус телләрендә бер әсәр генә тәкъдим итәргә мөмкин. 2020 елның 15 сентябреннән дә соңга калмыйча җибәрелгән, күләме 20 000 билгедән дә артмаган эшләр кабул ителә.
«Глаголица» VII бәйсез әдәби премиясендә катнашу өчен:
* Сайтта теркәлергә https://www.glagolitsa-rt.ru/
* Катнашучы анкетасын тутырырга
• Шәхси кабинетта конкурс эшен беркетергә.