Мәктәп укучылары өчен информатика буенча халыкара һәм иң абруйлы The International Olympiad in Informatics (IOI) олимпиадасын быел Сингапур кабул итәргә тиеш иде. Оештыручылар аны гамәлдән чыгармаска, ә виртуаль киңлеккә күчерергә карар кылды. IOI директор урынбасары, Сингапур Милли университетының исәпләү техникасы мәктәбе өлкән укытучысы доктор Стивен Халим әйтүенчә: иң мөһиме - быел чыгарылыш укучылары ярышларда катнаша алачак. Ул 13-19 сентябрьдә онлайн узачак.
Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге Лицееның унберенче сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин узган ел информатика буенча халыкара олимпиадада алтын һәм абсолют икенче урынны яулады. Шулай ук ул информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында, «Технокубок» олимпиадасында, Moscow Workshops Juniors программалаштыру буенча укучылар арасында узган ачык олимпиадада җиңү яулады. Хәзер Илдар сентябрьдә узачак IOIга әзерләнә.