Татарстанда беренче энергетика студотряды барлыкка килде

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Татарстанда 2019-2020 уку елында Казан энергетика көллияте һәм «Опора Плюс» ҖЧҖ арасында ирешелгән килешүләр нәтиҗәсендә беренче студент хезмәт энергетика отряды төзелде. Казан энергетика көллияте студентларыннан формалашкан «Спектр» отряды хезмәт семестрын инде башлады.

Студентлар алдында колледж директоры Азат Хәбибуллин һәм «Опора Плюс» ҖЧҖнең баш инженеры Эмиль Мортазин чыгыш ясады. Студентларның «Сетевая компания» объектларында «Опора Плюс» генераль подряд оешмасы составында  хезмәт күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International