Югары уку йортларында 11 меңнән артык өстәмә бюджет урыны булдырылачак

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин югары уку йортларында 11,4 мең өстәмә бюджет урыны булдыру турындагы карарны имзалады. Әлеге чара Россиядә бушлай югары белем алу мөмкинлеген саклауга юнәлтелгән.

Россия президенты Владимир Путин гыйнвар аенда Федераль Җыенга юлламасында бу юнәлештә чаралар күрергә кирәклеген белдерде. Ул ел саен югары уку йортларында бюджет урыннары санын арттырырга тәкъдим итте. Бигрәк тә төбәкләрдәге югары уку йортларына, бүген табиблар, педагоглар, инженерлар җитмәгән территорияләрдә. 

Министрлар Кабинеты карары нигезендә, өстенлек нәкъ менә Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләреннән читтә урнашкан төбәкләрдәге уку йортларына бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International