2020 елда Россия Оборона министрлыгының югары хәрби уку йортларына кабул итү беренче тапкыр дистанцион рәвештә уздырыла. Офицерлар, хезмәт бурычларын үтәүдән яисә хәрби хезмәттән аерылмыйча, дистанцион белем бирү технологияләре һәм видеоконференция-элемтә системалары ярдәмендә имтиханнар тапшырачак.
1 июньнән 15 июльгә кадәр алдан сайлап алу узган кандидат-офицерлар, булачак хәрби частьләр һәм берләшмәләр командирлары Миноборонаның 15 академиясендә керү сынауларында катнашачак.