БДИга ике атна кала. Имтихан алдыннан дулкынлануны ничек җиңәргә икәнлеге турында Мәскәү шәһәр психология-педагогия үзәге педагог-психологы Оксана Голерова сөйләде:
- Башта имтихан үткәрү процедурасын җентекләп өйрәнергә, сыйныф җитәкчесенә оештыру моментлары буенча барлык кызыксындырган сорауларны бирергә кирәк. Бу имтихан алдыннан булган борчуларны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк. Сынау тест биремнәрен чишү, фән олимпиадаларында катнашу тәҗрибәсе, педагоглар белән имтиханның ничек узачагы турында консультацияләр, алдагы имтиханнарны тапшыру буенча үз тәҗрибәбез - болар барысы да билгесезлек дәрәҗәсен киметүнең яхшы ысуллары.
Чыгарылыш укучылары тиз арада файдалы мәгълүмат таба алсын өчен, "Зур шәһәр мәктәбе" порталында "Чыгарылыш сыйныф укучысына ярдәм - 2020" дип аталган махсус бүлек булдырылган, анда имтиханнарга әзерләнү өчен кирәкле бөтен нәрсә: ата-аналар, чыгарылыш укучылары һәм педагоглар өчен психологлардан киңәшләр, предмет комиссияләре әгъзаларының киңәшләре җыелган.