Мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә дистанцион укуга мәҗбүри күчү чоры педагоглар әзерләүне, шул исәптән яңа мәгълүмати технологияләр өлкәсендә компетенцияләрне үзләштерү мәсьәләсендә, камилләштерергә кирәклеген күрсәтте.
Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, төбәкләр педвузлар белән берлектә, студентларга уку йортын тәмамлау вакытына үз фәннәрен генә укыту түгел, ә тәрбия эшендә дә эшли алыр һәм балалар белән үзара хезмәттәшлеккә максималь дәрәҗәдә әзер булу өчен база мәктәпләрен билгелиячәк.