Михаил Мишустин мәктәп укучылары өчен тимер юл билетларына өстәмә ташлама турындагы карарны имзалады

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

 

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин мәктәп укучылары өчен тимер юл билетларына өстәмә ташлама турындагы карарны имзалады, дип хәбәр ителә Россия министрлар кабинеты сайтында.

Документ нигезендә ун яшьтән өлкәнрәк балалар өчен дүрт урынлы купелардан торган ике катлы пассажир вагоннарга билетны 50% ташлама белән сатып алырга мөмкин булачак. Мәктәп укучылары һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен түбән тариф уку елы дәвамында гамәлдә булачак: 1 гыйнвардан 31 майга кадәр һәм 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр. Элегрәк мондый ташлама ерак арага йөрүче поездларның гомуми һәм плацкарт вагоннарында йөрү өчен бирелгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International