Мамадыш үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернатының уку корпусын төзү дәвам итә. Яңа уку корпусы мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләргә зур спорт залы, гимнастика һәм тренажер заллары бүләк итәчәк.
Агымдагы елның апрель башында мәктәп-интернат өчен яңа корпус төзелә башлады.
«Төзелеш иң кызган чорда. Беренче катны күтәрделәр. Хәзер төп бинаны төзи башладылар. Объектка суүткәргеч суздылар, тиздән җылылык трассасы да салыначак», - диде уку йорты директоры Мансур Вәлиев.
Бер түбә астында уку корпусының ике катын һәм интернатның өч катын берләштереләчәк. Бу төзүчеләр өчен билгеле бер кыенлыклар тудыра. Учреждение җитәкчесе сүзләренчә, алар ерып чыгачак.
Төзелә торган интернат тагын бер проблеманы хәл итәчәк. Тәүлек буе мәктәптә булган тәрбияләнүчеләргә Политехника көллияте тулай торагында яшәргә туры килә. Яңа интернат төзегәч, анда 51 бала кала ала.
Киләсе уку елында үзенчәлекле балалар өчен мәктәп-интернатта барлыгы 146 бала укыячак, шуларның утызы өйдә белем алачак.