Әлки районы мәктәпләре бакча җиләге сата башлады

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Әлки районы Татар Борнае мәктәбендә бакча җиләген куп еллардан бирле үстерәләр. Бө көннәрдә җиләкне җыеп, килосын 150-200 сумнан сата да башлаганнар. 

«Бездә аның берничә сорты—иртә өлгерешлесе дә, соңрак пешә торганы да бар. Быел һәртөрлесенең уңышы мул. Инде җыеп сата да башладык. Алырга теләүчеләр күп. Башка авыллардан, район үзәгеннән дә сорап шылтыраталар», — ди мәктәп директоры Гөлүзә Минсәгыйрова.

Яңа мәктәп төзегәндә җиләклекнең берникадәр өлеше тапталган булган. Хәзер виктория плантациясен яңарталар, киңәйтәләр. Быел да күп итеп яшь үсентеләр утыртырга җыеналар. Моны августта, сентябрьнең беренче яртысында эшлиләр икән. Мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгында ике сыер да асрыйлар, туфракны шуннан чыккан черемә белән генә туендыралар, химик ашламалар кулланмыйлар.

Җиләк сатудан кергән акчаны исә спорт инвентаре — чаңгы, туп сатып алуга тотарга уйлыйлар.

Чуаш Кичүе мәктәбе хезмәткәрләре дә бү көннәрдә виктория җыю белән мәшгуль. Җиләклек биредә 35 сутыйга якын җир били. Биредә көнаралаш 50 шәр килограмм җыеп алалар. Сатып алучыларга кытлык юк. Башка елларны 10-15 мең сумлык җиләк сатканнар. Быел уңыш әйбәт, кереме дә бермә-бер күбрәк булыр, дип өметләнәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International