ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек тимурчылар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итте

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм “Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...” проектын тормышка ашыру Татарстан мәктәпләрендә тимурчылар хәрәкәте үсешенә, волонтерлык командалары булдыруга ярдәм итте. Бу хакта “Мәрхәмәт - Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, волонтерлык эшчәнлегенә мәктәп укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар да җәлеп ителгән. “Ветераннар, өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту - барлык балалар оешмаларының беренчел бурычы, - дип ассызыклады мәгариф һәм фән министры урынбасары. - Укучылар һәм педагоглар ветераннар белән тыгыз эш алып баралар, чараларга чакыралар, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Мәсәлән, өйне җыештыру, тәрәзәләрне юу, кар чистарту буенча".

Моннан тыш, балалар хәрәкәте активистлары тарафыннан Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләрне, монументларны һәм мемориаль корылмаларны төзекләндерү эше оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International