Педагогик югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Педагогик вузлар абитуриентлардан документлар кабул итә башлады. 2020 елда ул дистанцион формада уза. Югары уку йортларының рәсми сайтларында укырга керүчеләр өчен шәхси кабинетлар булдырылган, анда почта һәм телефоныңны расларга, үз паспорт мәгълүматларыңны күрсәтергә, тиешле документларның скан вариантларын беркетергә һәм гариза биргән программаны сайларга кирәк.

Документлар исемлегенә гариза, аттестат, олимпиада дипломнары, абитуриентның портфолиосы керә. Әлеге документларны кабул итү комиссиясе чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен алганнан соң гына караячак.

Югары уку йортлары укырга керүчеләргә консультация бирү мөмкинлеген киңәйтте - "ярдәмче чат"тан файдаланырга, мессенджерлар аша сораулар бирергә, яисә кабул итү комиссиясенә шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International