"Җиңү диктанты" халыкара акциясе 3 сентябрьдә узачак

2020 елның 23 июне, сишәмбе

"Җиңү диктанты" халыкара акциясе 3 сентябрьдә узачак, дип хәбәр итә ТАСС Россия тарихи җәмгыяте рәисе, "Ватан тарихы" фонды советы рәисе, Россия Федерациясенең тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкинга сылтама белән. Халыкара акция быел онлайн-форматта да оештырылачак.  "3 сентябрьдә  "Җиңү диктанты" икенче тапкыр узачак, һәм минем уйлавымча, катнашучылар саны быел күбрәк булачак. Оештыручылар тарафыннан диктант үткәрүнең төрле форматлары каралган, шул исәптән онлайн да", - диде Нарышкин.

"Җиңү диктанты" бөтенроссия тарихи акциясе 2019 елдан бирле уздырыла. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, яшьләрдә тарихи грамоталыкны күтәрү һәм патриотик тәрбия бирү. Быел ул икенче тапкыр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International