Казанда укытучылар белән Бердәм дәүләт имтиханы уздырып караячаклар

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Казанда мәктәп хезмәткәрләре өчен сынау имтиханнары 29-30 июньдә булачак. Бу хакта Казан шәһәре мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов әйтте.

«Имтихан кампаниясе башланыр алдыннан, 29-30 июньдә сынау имтиханнары уздырылачак. Алар барлык пунктларда укучыларсыз, әмма пункт эшчеләре катнашында узачак», — диде Ирек Ризванов.

Дәүләт имтиханнары барышында хезмәткәрләр оештыру мәсьәләләрен һәм техник әзерлекне тикшерәчәк. Имтихан пунктларында барлык белгечләр дә инструктаж узачак.

Чыгарылыш укучылары өчен имтиханнар 3-25 июльдә үтәчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International