Россия югары уку йортлары мөстәкыйль рәвештә уку елы башлану вакытын регионда эпидемия ситуациясе нормальләшкәнче ике айга кадәр күчерергә хокуклы. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев 2020 елда кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Фән һәм югары белем министрлыгы төп сценарийдан чыгып эш итә, аның буенча 1 сентябрьдә уку елы гадәти форматта башланачак.
"Ләкин шул ук вакытта, ул төрле төбәкләрдә төрлечә булырга мөмкин, үсешнең ике юлы бар: беренчесе - закон буенча бүген үк университетлар гыйльми совет карарыннан чыгып, уку елы башлану вакытын ике айга кадәр күчерергә хокуклы. Бу, әлбәттә, бик үк уңайлы түгел, әмма мондый вариант булырга мөмкин - менә шушы куркыныч хәл тәмамланганчы уку елын кичектереп тору", - диде ул. Афанасьев сүзләренчә, икенче вариант буенча яңа уку елын югары уку йортлары дистанцион режимда башлап җибәрә ала.