Татарстан мәктәпләре 18,9 миллион сумлык техника алачак

2020 елның 3 июле, җомга

Татарстан мәктәпләре 18,9 миллион сумлык техника алачак. 42 учреждение өчен квадрокоптерлар һәм 3D-принтерлар сатып алыначак. Сатып алу "Мәгариф" илкүләм проектының "Заманча мәктәп" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылачак.

Билгеләп үтелгәнчә, контрактның башлангыч суммасы - 18,9 миллион сум.

"Мәгариф" илкүләм проекты Россия президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елда расланды. Ул Россия мәгарифенең глобаль конкурентлык сәләтен, шулай ук Россия Федерациясенең гомуми белем бирү сыйфаты буенча әйдәп баручы ун ил исәбенә керүен тәэмин итәргә тиеш. Проект бюджеты - 784,5 миллиард сум. "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру 2019 елдан 2024 елга кадәр чорны колачлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International