6 июльдә 2020 елгы аттестация кампаниясенең иң массакүләм имтиханы башлана

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Иң массакүләм БДИ - рус теленнән имтихан. Ул 6 һәм 7 июль көннәрендә уза. Быел имтихан үткәрү имтихан пунктларында катнашучылар күп җыелмасын өчен ике көнгә бүленгән, дип хәбәр итә Рособрнадзор матбугат хезмәте.

“Имтиханда катнашу өчен 671 меңнән артык кеше, шул исәптән 618 меңгә якын чыгарылыш укучысы гариза бирде. Аны үткәрүнең беренче көнендә - 6 июльдә 428 меңнән артык катнашучы имтихан тапшырачак. БДИ үткәрү өчен Россиянең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә 5622 пункт оештырылачак ", - дип ачыклык кертелә ведомство хәбәрендә.

Имтихан 3,5 сәгать (210 минут) дәвам итә, ул ике өлешкә бүленгән һәм 27 биремнән тора. Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре югары уку йортына барлык юнәлешләр буенча да укырга керү өчен таләп ителә. Әлеге предмет буенча минималь 36 балл җыярга кирәк.

6 июль көнне имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 20 июльдән дә, 7 июльдә тапшыручылар 23 июльдән дә соңга калмыйча белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International