Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгариф хәбәрләре» электрон журналының июнь саны җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә багышланган

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

"Балаларның ялын оештыру турындагы карарны һәр төбәк, эпидемиологик хәлне исәпкә алып, мөстәкыйль кабул итә. Балаларны урманга, суга, саф һавада уеннарга ничек кенә тизрәк җибәрәсебез килсә дә, барыннан да элек аларның сәламәтлеген саклау турында уйларга кирәк. Шуңа күрә һәр карар уйланылган һәм җитди булырга тиеш. Безнең бурыч балаларның сыйфатлы ялын гына түгел, имин ялын да тәэмин итү», - диде Министр.

Балаларның әти-әниләренә Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Денис Грибов та мөрәҗәгать итте. Ул балалар өчен ял итү урыннарын сайлауга игътибар белән карарга чакырды.

"Баланы ял итәргә җибәрер алдыннан лагерь балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары реестрына кертелүенә инанырга кирәк. Шулай ук якларның хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы каралган килешү төзү дә мәҗбүри», - дип ассызыклады Денис Грибов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International