БДИ-2020 төп чорындагы беренче имтиханнар җитди өзеклекләрсез узды

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

2020 елда БДИның төп чорының беренче имтиханнары җитди өзеклекләрсез башланды, дип хәбәр итте  матбугат конференциясе барышында Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.

3 июльдә БДИ-2020 төп чорында катнашучылар беренче имтиханнарын тапшырды: информатика, география һәм әдәбияттан. Әдәбият буенча БДИда катнашуга 58 меңнән артык кеше гариза биргән, география буенча - 17 меңгә якын, информатика буенча - 98 меңнән артык кеше.

"Тулаем ил буенча имтиханнар үткәрүдә өзеклекләр юк, барлык пунктлар имтихан материалларын бастыру процессына вакытында кереште. Имтиханнар тыныч уза ", - дип хәбәр итте Анзор Музаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International