Түбән Камада терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен төркемнәр булган 29 нчы номерлы балалар бакчасы 1млн сумлык грант отты. Бу хакта Түбән Кама районының мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова хәбәр итте.
Ике балалар бакчасы да РФ Мәгариф министрлыгы конкурсында катнашкан. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре үз базасында консультация пунктлары булдыру буенча проектлар конкурсына гариза биргән булган.