"Киләчәккә билет" проекты кысаларында экспертлар 300 меңгә якын укучыга һөнәр сайлауда ярдәм итте. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында "Киләчәккә билет" проектының өченче циклына багышланган матбугат конференциясендә белдерде. Ул ТАССта онлайн-форматта узды.
Д.Глушко проектның хәтта иң ерак торак пунктларда яшәүче мәктәп укучылары да файдалана алырлык булуына аерым басым ясады, чөнки аңа Россия Федерациясенең барлык төбәкләре дә җәлеп ителгән. Биредә үзеңне күп компетенцияләрдә дистанцион форматта сынап карарга мөмкин.
"Киләчәккә билет" - 6-11 сыйныф укучыларына башлангыч һөнәри юнәлеш бирү проекты, ул "Мәгариф" милли проектының "Һәр бала уңышы" федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Быел "Киләчәккә билет" проектында Россиянең 78 төбәге катнаша.