Түбән Кама шәһәренең 29 нчы балалар бакчасы РФ Мәгариф министрлыгы тапшырачак 1 млн сумлык грант ияләренең берсе булды. Әлеге бакча катнаш төрдәге мәктәпкәчә учреждение - монда сәламәт балалар белән бергә ишетү сәләте бозылган балалар тәрбияләнә.
29 нчы балалар бакчасы мөдире Ольга Коротаева билгеләп үткәнчә, программада күп кенә балалар бакчалары катнашты, сайлап алу турына йөздән артык оешма узган. Финалга бөтен Россиядән бары тик 49 бакча чыккан. "Бу бик дулкынландыргыч булды!" - дип уртаклашты учреждение җитәкчесе.
Конкурста мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналарына ярдәм итү өчен консультация пунктлары проектларын һәм аерым балаларның ничек белем алуы турында мәгълүмат тәкъдим иткәннәр.
Быел балалар бакчасыннан биш бала чыгарылган. Аларның барысының да әзерлеге яхшы. Ләкин, мөдир сүзләренә караганда, яңа җиһазлар пәйда булгач, эш тагын да уңышлырак булачак.
Грант акчаларына биредә аерым мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү өчен дидактик материаллар һәм техник базаны тулысынча яңартачаклар. Балалар белән эшләү өчен педагоглар иң заманча методларны кулланачак.