9 июльдә Рафис Борһанов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә булды, анда ул мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлеге белән танышты. Рафис Борһановны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев озатып йөрде.
Күзәтү «Алабуга» Халыкара мәктәбеннән башланды, анда хәзер җәйге кампус уза. Күзәтү барышында министр Алабуга политехник көллияте остаханәләрендә булды, полилингваль мәктәп төзелеше барышын бәяләде, 39 нчы «Киләчәк» балалар бакчасында булды һәм 5 нче номерлы мәктәпкә керде.
Август урталарында ук 5 нче номерлы мәктәптә капиталь ремонт эшләрен тәмамлау планлаштырыла, ул КФУның Алабуга институты өчен эксперименталь мәйданчык булачак.
Рөстәм Нуриев башкала кунакларына полилингваль мәктәпнең парковка урынын күрсәтте, анда хәзер территорияне төзекләндерү эшләре бара: территорияне билгеләү, агачлар һәм чәчәкләр утырту.
Полилингваль мәктәптә мебель кайтару, җиһазлар урнаштыру эшләре бара.
КФУның "университет мәктәбендә" дә ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Фасадны яңарту төгәлләнгән, хәзер төзүчеләр мәктәп интерьерының дизайн-проектын тормышка ашыралар. Яңа уку елы башына объект тулысынча балаларны кабул итәргә әзер булачак. Кабинетларны заманча җиһазлар белән тәэмин итәчәкләр. Химия, физика, биология классларында уку лабораторияләре тулысынча яңартылачак. Шулай ук педагогларның осталыгын арттыру өчен ике методик кабинет ачу планлаштырыла.