Татарстан яшүсмерләрен Социаль проектлау мәктәбендә катнашырга чакыралар

2020 елның 11 июле, шимбә

"Тере классика" фонды яшүсмерләрне Социаль проектлау мәктәбендә катнашырга чакыра. 

Җәйнең ике ае дәвамында яшүсмерләр социаль яки бизнес-проектларның ничек барлыкка килүе белән таныша, командалар төзергә, рольләрне бүләргә, сөйләшүләр алып баруны планлаштырырга һәм алып барырга өйрәнәчәк. Катнашучылар яңа дуслар һәм фикердәшләр табачак, үз проектларына партнерлар җәлеп итә алачак. Социаль проектлау мәктәбендә катнашу - бушлай, укыту дистанцион форматта уза. Гаризалар 10-17 яшьлек яшүсмерләрдән кабул ителә. Тулырак мәгълүмат https://youngreaders.ru/school сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдә https://vk.com/young_readers урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International