Иннополис университеты Компьютер фәннәре буенча дөнья 100легенә керергә әзерләнә

2020 елның 10 июле, җомга

Иннополис университеты цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү буенча Бердәм укыту-методология үзәге статусын алырга ниятли, ул илебездәге һәм дөньядагы иң яхшы белем бирү тәҗрибәләрен туплаячак, төрле дәрәҗәдәге белем бирү өчен җавап бирәчәк һәм 2024 елга 250 мең квалификацияле ИТ-белгеч әзерли алачак.

Тагын бер мөһим максат — Компьютер фәннәре буенча Times Higher Education, QS World University Ranking, Shanghai Rankings, EU Multi-rank һәм Round University Ranking кебек әйдәп баручы дөнья рейтингларының берсенә керү.

Кирилл Семенихин, Иннополис Университеты директоры: «Университетның Глобаль җәмгыятьтә танылуы талантлы студентларны, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы укытучыларны һәм галимнәрне җәлеп итә, шулай ук алдынгы технологияләрне һәм интеллектуаль милекне коммерцияләштерүгә ярдәм итә. Безнең яшь университет өчен иң абруйлы дөнья рейтингларына эләгү-өстенлекле бурычларның берсе".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International