Татарстан укучылары "Кинолето" акциясендә катнаша ала

2020 елның 10 июле, җомга

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Мәдәният министрлыгы "Кинолето" акциясен башлап җибәрүләре турында игълан иттеләр.

Ил укучылары атна саен уздырыла торган кино карауларда һәм ата-аналар һәм педагоглар белән кинокартиналар турында фикер алышуда катнашачак, Россия кинематографы һәм кино эшлеклеләре тарихы турында база белемнәрен алачак, шулай ук күргәннәре турында анализларга һәм тәэсирләр белән уртаклашырга өйрәнәчәк.

Кино карау программасында 24 фильм, алар арасында танылган "Королевство кривых зеркал", "Чучело", "Тот самый Мюнхгаузен" совет ленталары, шулай ук "Легенда № 17" һәм "Движение вверх" заманча картиналары бар. Проект "Мәктәп укучылары өчен мәдәният" программасы кысаларында оештырылган. Барлык материаллар белән сылтама буенча кереп танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International