Россиядә 1,5-3 яшьлек балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге июнь аенда 94,7% ка җитте, дип хәбәр итә ТАСС вице-премьер Татьяна Голикова аппаратына сылтама белән.
«2020 елның июнь аена планлаштырылган 80 мең ясле урынның 11,5 меңнән артыгы файдалануга тапшырылган. Яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге соңгы алты айда 7% ка диярлек арткан һәм 94,7%ны тәшкил итә", - диелә хәбәрдә.
"Демография" илкүләм проекты нигезендә, 2021 елда 1,5-3 яшьлек балалар өчен Россиядә яслеләр саны 100% тәшкил итәргә тиеш.
"Демография" илкүләм проекты 2019-2024 елларга исәпләнгән. Ул үз эченә биш федераль проектны ала: "Балалар тугач гаиләләргә финанс ярдәме", "Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм", "Өлкән буын", "Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту", "Спорт - тормыш нормасы". Илкүләм проект бюджеты 3,1 триллион сум тәшкил итәчәк.