Бердәм дәүләт имтиханы барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп уздырыла. БДИ үткәрү процедурасы укучыларның сәламәтлеге өчен куркынычлык тудырмый. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов "Россия 24" телеканалы эфирында хәбәр итте.
- БДИда катнашучыларның сәламәтлеге өчен процедура бүген бернинди куркыныч тудырмый, - дип сөйләде Сергей Кравцов. - БДИ штат режимында уза. Ул сынау имтиханнарыннан башланды. Шулай ук география, әдәбият, информатика буенча да имтиханнар узды. Нәтиҗәләр киләсе атнада билгеле булачак. Иң массакүләм имтихан саналган рус теленнән БДИ ике көнгә бүленеп уздырылды. БДИ тапшыручыларның һәм оештыручыларының сәламәтлеген тәэмин итү өчен, барлык пунктларда да эпидемиологик иминлек тәртибе һәм таләпләре саклана.
Министр шулай ук, 1 сентябрьдә балалар мәктәпкә киләчәк һәм линейкалар узачак, дип ассызыклады. Укучылар һәм педагоглар чыннан да мәктәпне сагындылар. Әмма шул ук вакытта сәламәтлекне саклау, максималь куркынычсыз шартлар булдыру өчен кирәкле куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә кирәк булачак. Мондый чаралар башка илләрдә дә күрелә.