БДИ-2020 төп чорында 392 меңнән артык катнашучы 10 июльдә профильле математика буенча имтихан тапшыра

2020 елның 10 июле, җомга

2020 елның 10 июлендә профильле математика буенча имтихан БДИның төп чорын дәвам итә. Имтиханда катнашу өчен 392 меңнән артык кеше, шул исәптән 351 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы теркәлгән. 2020 елда база математикасы буенча БДИ үткәрелми. Профильле математика буенча БДИ 5129 пунктта(ППЭ) узачак.  Профильле математикадан имтихан эше 19 биремне үз эченә алган ике өлештән тора. Имтихан 3 сәгать 55 минут (235 минут) дәвам итә.

Әлеге имтихан буенча билгеләнгән минималь балл 27 булырга тиеш. Чыгарылыш сыйныф укучылары үз эшләренең нәтиҗәләрен 24 июльдән дә соңга калмыйча беләчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International