Татарстанда «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә

2020 елның 11 июле, шимбә

Татарстанда «Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә. «КАМАЗ» гамави акционерлык җәмгыяте, «Аммоний» акционерлык җәмгыяте, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, ТР Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге вәкилләре үзләренең катнашуларын теркәделәр инде. 

Хәзерге вакытта фестивальнең форматы билгеләнмәгән, әмма ул телевизион статусны саклап калачак - барлык зона турлары һәм гала-концертлар ТНВ телеканалы аша трансляцияләнәчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быелдан конкурста катнашучыларның яше 45 яшькә кадәр арттырылды. Элегрәк катнашучының яше 41 яшьтән артмаска тиеш иде. Моннан тыш, «Безнең заман геройлары» дигән махсус приз гамәлгә куелган. 300 мең сум күләмендәге Мактаулы бүләкне гран-прига лаек булган команда алачак, ул барлык номинацияләрдә дә җыелган баллар суммасында 1-нче урынга лаеек булган командага тапшырачак.

Масштаблы фестиваль хәрәкәтенең барлык җиңүчеләре һәм лауреатлары гадәттәгечә кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр, шулай ук акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. Фестивальнең гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы һәм 500 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 25-нче сентябрьгә кадәр онлайн режимында кабул ителә. Сайлап алу этаплары 2020 елның октябреннән ноябрьгә кадәр узачак. Алар Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казанда 4 зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм гала-концертны үз эченә алачак, дип хәбәр итә «Наше время-Безнең заман» фестиваленең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, «Наше время - Безнең заман» фестивале ТР Президенты ярдәме белән 2013 елда оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International