Фундаменталь физика буенча теоретик тикшеренүләр уздыручы Россиянең әйдәп баручы галимнәре һәм талантлы яшь тикшеренүчеләренә ярдәм йөзеннән үткәрелгән "Junior Leader" ("Яшь галим") тикшеренү грантларын алуга бөтенроссия конкурсында физика-математика фәннәре докторы, профессор, исәпләү физикасының һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы мөдире Анатолий Мокшин җиңүче булды.
Аның "Базис" теоретик физика һәм математика үсеше фонды уздыра торган конкурска тәкъдим ителгән проекты "Тәртипсез конденсацияләнгән мохитләрдә структур һәм динамик бертөрлелекнең теоретик тасвирламасы" дип атала.