Быел Түбән Каманың дүрт балалар бакчасында капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
9, 16, 24 һәм 25 нче балалар бакчаларында зур ремонт ясалачак. Ремонтка барлыгы 143,5 млн сум акча бүленгән. Балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә капиталь ремонт профильле республика программасы кысаларында уздырыла.
Әлеге программа кысаларында Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында мәктәп төзекләндереләчәк. Белгечләр биналарны капиталь төзекләндерүгә керешкән инде. Хәзер тәрәзә уемнарын алыштыру, инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләре алып барыла. Моның өчен 53,5 млн сум бүлеп бирелгән.