РФ Министрлар Кабинеты 10 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучыларына Кырымга тимер юл транспортында бару өчен ташлама алу мөмкинлеген булдырды. Тиешле күрсәтмәне бүген Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Мәктәп каникуллары вакытында 10 яшьтән өлкәнрәк укучылар гомуми һәм плацкарта вагоннарында сәяхәт итү өчен 50% ташлама алу мөмкинлегенә ия.