Мәгариф министрлыгы гуманитар проектта катнашу өчен укытучылар җыя

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгының чит илдә рус телен һәм Россия мәгарифен үстерүгә юнәлтелгән гуманитар проекты үз чикләрен киңәйтә һәм укытучылардан чит ил мәктәпләрендә укыту өчен гаризалар кабул итә башлый.

Россия педагоглары җирле укучыларны биш илдә рус теле, математика, физика, химия һәм башка фәннәр буенча укытачак. Укытучы вакансиясенә заявкалар түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә:

Монголия - рус теле чит тел буларак;

Сербия Республикасы - математика, информатика, физика, химия, биология;

Таҗикстан Республикасы - математика, физика, химия, биология, география, информатика;

Кыргыз Республикасы - башлангыч сыйныф укытучылары, математика, физика;

Үзбәкстан Республикасы - рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Гаризалар 2020 елның 10 августына кадәр кабул ителә.

Кадрлар резервына керү өчен  teacher@edu.gov.ru һәм interdom.kadrovik@mail.ru электрон адресларына ирекле формада төзелгән резюме, белем алу турында диплом күчермәсен җибәрергә кирәк.

Өстенлек мәктәпләрдә эшләү тәҗрибәсе булган, шулай ук соңгы өч ел дәвамында педагогик хезмәткәрләр аттестациясен үткән кандидатларга бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International